Зәй мәшгульлек үзәгенә май аенда 144 кеше мөрәҗәгать иткән

Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 1 июненә 176 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

(Зәй, 5 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй мәшгульлек үзәгенә май аенда эш эзләп 144 кеше мөрәҗәгать иткән, дип яза район газетасы.

Зәй мәшгульлек үзәгендә быелның 1 июненә 176 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,62 процент. Май аенда үзәккә эш эзләп 144 кеше мөрәҗәгать иткән, 48 кеше эшкә урнаштырылган, 30 кеше эшсез дип танылган. Майда эш бирүчеләр үзәккә 92 вакантлы эш урыны булу турында хәбәр иткән. Алар – табиб, фельдшер, акушер, хисапчы, пешекче, җыештыручы, төрле эш башкаручы, бетончы, ташчы, плитә җәюче, машина йөртүче, сатып алу буенча агент, формалаучы. Үзәктә барлыгы 284 вакантлы эш урыны исәпләнә.