Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә

Һава торышы үзгәрү 6 июньдә иртән һәм көндез фаразлана.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез һава торышының начарлануы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлары буенча, урыны белән республика буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.