Россиялеләрнең яртысыннан артыгы экология торышын начар дип саный

Әлеге уңайдан сораштыруда катнашкан халыкның 34 проценты моңа битараф.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең яртысыннан артыгы экология торышын начар дип саный. Бу хакта "Левада-Үзәк" җиткерә, дип INTERFAX.RU хәбәр итә.

Һәр икенче россияле (52 процент) үзе яшәгән тирәлектә экологик вазгыятьне (һава һәм су чисталыгын, тавыш дәрәҗәсе, табигать торышы һ.б.) начар дип саный. Экологик вазгыять яхшы, дип 45 процент россияле җиткергән. Узган ел исә бу саннар 56 процент һәм 38 процент дәрәҗәсендә булган.

Шулай ук респондентларның өчтән икесе (63 процент) әйләнә-тирә мохитнең үзләре яши торган һәм якын-тирәдәге табигать торышы борчуга салуын җиткергән (бер ел элек 56 процент булган).

Әлеге уңайдан сораштырылучы халыкның 34 проценты (алдан – 32 процент) моңа битараф.

Сораштыру 19-22 май көннәрендә 48 төбәкнең 137 торак пунктында 1600 кеше арасында үткәрелгән.