Рөстәм Миңнеханов Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый

Татарстан Президенты экологик куркынычсызлык тәэмин итүдә күп көч куючы республиканың эре оешмалары эшен билгеләп үтте.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм. Эколог көне белгечләр өчен генә һөнәри бәйрәм түгел. Бүген мин фәнни, җәмәгать, волонтер оешмаларын һәм табигатькә битараф булмаган, гражданлык бурычы дип санап, табигый байлыкларны саклаучы кешеләрне дә котлыйсым килә.

Бүгенге көндә экология проблемасы мөһим мәсьәләләр рәтендә тора һәм ул дөнья цивилизациясе иминлеге дәрәҗәсен ачыклый.

Табигатебезне, чиста һаваны һәм файдалы казылмаларны киләсе буыннарга саклау – безнең гомуми һәм өстенлекле бурычыбыз.

Татарстан экологик яктан уңай төбәкләрдән санала. Безнең күп кенә программа һәм проектлар Россиядә беренчел булып тора һәм алар системалы нигездә тормышка ашырыла. Республиканың кыйбласы – әйләнә-тирә мохит белән икътисад үсеше арасында балансны саклау.

Табигать сагында торучы барлык кешегә дә бу өлкәгә тугры хезмәтегез һәм профессиональлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар, энергия һәм оптимизм телим! Уртак көч белән без туган төбәгебезнең табигый байлыгын саклый һәм арттыра алачакбыз”, - диелгән котлауда.