Парламентта матди булмаган мәдәни мирас законы хакында матбугат очрашуы була

Журналистлар сорауларына ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җавап бирәчәк.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 7 июнь көнне сәгать 10.00 дә ТР Дәүләт Советының 227 нче бүлмәсендә Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни  мирас  турында”гы законына багышланган матбугат конференциясе булачак. Журналистлар сорауларына парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җавап бирәчәк.