Бу җәйдә Казанның сәламәтләндерү оешмаларында 26,5 ярым бала ял итәчәк

Балаларның төп өлешен традицион рәвештә мәктәп яны лагерьлары кабул итәчәк - 14128 яшь казанлы 155 лагерьдә җәйге ялын үткәрәчәк

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). 2017 елда казанның сәламәтләндерү оешмаларныда 26,5 артык бала ял итәчәк. Балаларның төп өлешен традицион рәвештә мәктәп яны лагерьлары кабул итәчәк - 14128 яшь казанлы 155 лагерьдә җәйге ялын үткәрәчәк, - дип хәбәр итте шәһәр Мэриясенең аппарат утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.  Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте җиткерә.

9940 бала 24 шәһәр яны лагерьләрендә, тагын 1800 бала 145 хезмәт һәм ял лагерьларында җәйне уздырачак. Моннан тыш, 2 чатырлы лагерьда 440 бала ял итәчәк, ә санатория сменалары булган  9 стационар 441 баланы кабул итәчәк. Шулай ук бу җәйдә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан балалар һәм "ана һәм бала" юлламалары  белән санаторийларда дәвалану өчен 1100 баланы җибәрчәкләр.

Илнур Хәлфиев билгеләп киткәнчә, 2016 елның сәламәтләндерү чаралары нәтиҗәләре буенча, балаларда савыктыру күрсәткече югары дәрәҗәдә  - 55,6 % балада, 34,9% балада - күрсәткеч түбән, нибары 9,5% балада - савыгу нәтиҗәсе булмаган. Спикер фикере буенча, бу җәйге ялның төптән уйлап оештырылуын күрсәтә һәм яшь казанлыларның иммунитетын ныгытуга ярдәм итә.