5 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Нәүрүз" театр фестивале ачылды, рус теленнән БДИда сөйләм өлеше кертеләчәк, ана капиталы программасын озайтмакчылар.

Рөстәм Миңнеханов Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады/ Татарстан Президенты экологик куркынычсызлык тәэмин итүдә күп көч куючы республиканың эре оешмалары эшен билгеләп үтте.

“Нәүрүз” театр фестивале Саха Яшь тамашачы театрының презентация спектакле белән ачылды/ Төньяк халыклары риваятьләре буенча куелган, бай милли колоритлы “Бәхет ташы” балалар спектакле саха халкын презентацияләүгә корылган иде.

Илфакка бөтен сер дә сыя иде — Марат Кәбиров/ Кулыннан килгәнчә, Илфак Шиһапов мине эш белән тәэмин итәргә тырышты, ди каләмдәше.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханына сөйләм өлешен кертәчәкләр/ Яңалык киләсе елдан ук гамәлгә керергә мөмкин. 

“Ана капиталы” программасын 2018 елдан соң да озайтырга уйлыйлар/ “Ана капиталы” программасы эшчәнлеген 2023 елга кадәр озынайту планлаштырыла.

Флера Тарханова: “Зөләйха күзләрен ача” романыннан канәгатьсезлек - көнчелектән/ “Әлеге әсәрне татарчага тәрҗемә итәргә алынгач, миңа шактый гына кисәтүләр булды”,-дип белдерде язучы.

V республика ифтарына "Үзәк стадион" дигән чакырулар белән кертмиячәкләр/ 15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк.