Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Халык белән аралашу 11 нче июнь 15 сәгатькә билгеләнгән

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән аралашу 11 нче июнь 15 сәгатькә билгеләнгән.

Зур Кызыл урамы, 39 нчы йорт адресы буенча узачак чара турында өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-74-14, 8 (843) 221-75-27 телефоннары буенча белешергә була, дип хәбәр иттеләр РФ ТК ТР буенча идарәсендә.