Кукмарада газ торбалары ник буялмый?

Иске Йортта газ кертелгәнгә 30 елдан артык вакыт үткән

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Безнең Иске Йорт авылында өйләргә газ кертелгәнгә инде 30 елдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә урамнардагы газ торбаларының әле бер тапкыр да буялганы юк. Газ оешмасы нигә моңа җавапсыз карый икән? Тагын шулай буялмаган килеш торса, торбалар череп бетәр бит, дип яза Мәхмүт Низамиев “Хезмәт даны” басмасына.