Казан шәһәре прокуроры билгеләнде

Ул - Олег Дроздов

  (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы нигезендә, Казан шәһәре прокуроры вазифасына юстициянең өлкән киңәшчесе Олег Дроздов билгеләнде, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков янә билгеләнгән җитәкчене Казан прокуратурасы коллективына тәкъдим итте. Дүшәмбе, 8 июньдә, республика прокуроры Олег Дроздовны хакимиятнең муниципаль органнары җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.

Олег Анатольевич Дроздов 1965 елның 6 июлендә туган. 1991 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1991 елда ТАССР прокуратурасының балигъ булмаганнар турындагы законнар үтәлеше күзәтчелеге бүлеге стажеры вазифасында башлаган. 1992 елда ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар турындагы законнар үтәлеше күзәтчелеге бүлеге прокуроры итеп билгеләнгән. 1992-1993 елларда - ТР прокуратурасы тикшерү һәм сорау алу күзәтчелеге бүлеге прокуроры, 1993-1996 елларда – ТР прокуратурасы балигъ булмаганнар турындагы закон үтәлеше күзәтчелеге прокуроры. 1996-1998 елларда - ТР прокуратурасы балигъ булмаганнар турындагы закон үтәлеше күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе башлыгы. 1998-2000 елларда – Казан Киров районы прокуроры урынбасары. 2000-2001 елларда – Казан прокуроры урынбасары, 2001-2002 елларда – Казан прокурорының беренче урынбасары, 2002 нче елда – янә Казанның Киров районы прокуроры урынбасары. 2002-2008 елларда – Казан Киров районы прокуроры. 2008 елдан Казанның Яңа Савин районы прокуроры вазифасын биләгән.

Казан Халык депутатлары советы рәисе грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлеге”нә, Казан мэры Рәхмәт хаты, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, “Россия прокуратурасына 290 ел” медале һәм “Бик яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, кыз тәрбияли.