Әгерҗедә боз каз бәбкәләренең дә башына җиткән

Биш хуҗалыкта түбәләр шактый зыян күргән

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бимада каз бәбкәсе башы зурлыгындагы боз яуган. 20 минут эчендә бөтен җир өсте, бакчадагы түтәл аралары шундый зурлыктагы боз белән тулган.

2 июньдә кичке сәгать алты тирәсендә кисәк кенә җил-давыл купты, күк күкри, яшен яшьни башлады. Кыска гына вакыт эчендә җир өсте эре-эре бозлар белән тулды. Биш хуҗалыкта түбәләр шактый зыян күргән. Мондый эре-эре бозлар Күләгәш, Байтуган, Исәнбай авылларында да яуган.
 Боз явудан кайберәүләрнең болында яшел үлән чемченеп йөрүче каз, үрдәк бәбкәләре дә үлгән дип хәбәр иттеләр Байтуганнан, дип яза “Әгерже хәбәрләре” басмасы.