Фәрит Мөхәммәтшин Омскида Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында катнашты

Форумны РФ ФҖ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ачты

 (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Омскида Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында катнаша. Форумны оештыручылар – РФ ФҖ Федерация Советы, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый оешмалар.

Социаль өлкә проблемалары буенча фикер алышуга Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкаручы органнары җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары башлыклары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни, мәгариф, медицина оешмалары вәкилләре чакырылган иде.

Төбәкләр, министрлык һәм ведомстволар башлыклары территорияләрне социаль үстерү өлкәсендәге эшләнмәләр белән уртаклашты, Россия территориясендә гамәлгә куела торган проектлар белән таныштылар, дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Форумны РФ ФҖ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ачты. Россия парламенты югары палатасы башлыгы билгеләп узганча, социаль өлкәдә модернизация, күп очракта дәүләт, бизнес һәм җәмгыять көчләрен берләштерүдән тора.

Федерация Советы Рәисе Рөссия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда уңышлы гамәлгә куела торган социаль программаларны мисал итеп китерде. “Безгә барлык тәҗрибәләрне анализларга һәм федераль дәрәҗәдә куллану өчен бердәм алымнар эшләргә кирәк”, - дип тәмамлады Валентина Матвиенко.

Пленар утырышта, шулай ук, Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.