Чаллыда “Бәби-бокс” урнаштырдылар

Бу – “Яңа буын” хәйрия оешмасының эше

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). “Яңа буын” хәйрия оешмасы Чаллыда “Бәби-бокс” урнаштырды. Проект җитәкчесе Ринат Шәихов әйтүенчә, бокс перинаталь үзәкнең обсервация бүлеге янында. Бу урын яктыртылмый, видеокүзәтү камералары да куелмаган, дип хәбәр итә Шәһри Чаллы” газетасы.