Мәскәү өлкәсе татар мохтариятенең 10 еллыгы һәм Сабантуй уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды

Люберцы шәһәрендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында муниципаль берәмлек хакимиятләренең Мәскәү өлкәсендәге милли–мәдәни иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе хакында фикер алышынды
(Мәскәү, 5 июнь, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында муниципаль берәмлек хакимиятләренең Мәскәү өлкәсендәге милли–мәдәни иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе хакында фикер алышынды.
“Түгәрәк өстәл”не Мәскәү өкәсенең Төбәк татар милли–мәдәни мохтарияте (быел аның оешуына 10 ел тула) һәм Люберцы муниципаль районы хакимияте оештырды. Аларга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенең территориаль берләшмәләр белән эшләү министрлыгы актив ярдәм күрсәтте.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар алдында төп доклад белән Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенең консультатив органнарны оештыру–методик яктан тәэмин итү һәм гражданнар белән эшләү идарәсе башлыгы Николай Плиско чыгыш ясады. Ул төрле этносларның дус–тату гомер кичерүенең күпьеллык традицияләрен яңадан торгызуда җирле үзидарә органнары каршында оештырылучы милләтләр белән эшләү буенча Консультатив советлар яки милли–мәдәни иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүче Координация советларына, шулай ук Милли–мәдәни үзәкләргә зур өметләр баглый. “Алар милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә ярдәм итә, халыкта үзара хөрмәт һәм толерантлык хисләре тәрбияли”, – дип белдерде Н.Плиско.
Люберцы районы хакимияте башлыгы Владимир Ружицкий муниципаль берәмлек территориясендә кешеләрдә “чит” мәдәнияткә, муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халыклар һәм этник төркемнәрнең традицияләренә хөрмәт уяту буенча алып барыла торган эшләр, Люберцы җирендә гамәлгә ашырылучы кызыклы проектлар һәм иҗади инициативалар хакында сөйләде. “Мәскәү өлкәсендә чираттагы Сабантуйны 20 июньдә бездә, Люберцыда үткәрү турындагы карар нәкъ шулар рәтенә керә”, – дип ассызыклады район башлыгы һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның барысын да әлеге бәйрәмгә чакырды.
Мәскәү өкәсенең Төбәк татар милли–мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Мохтасаров аның эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясады. Ул мохтарият тарафыннан 10 ел эчендә башкарылган эшләрнең күбесен Мәскәү өлкәсе хөкүмәте һәм барлык дәрәҗәдәге муниципалитет башлыкларының ярдәменнән башка гамәлгә ашырып булмас иде, дип ассызыклады.
“Түгәрәк өстәл” темасы буенча фикер алышуларда шулай ук җирле төбәк милли–мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре Азиз Мөхәммәтов (Домодедово), Рифат Динюшев (Наро–Фоминск), Алла Ракша (Малаховка), Фаил Ибәтов (Люберцы), Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Зөһрә Миңнеханова һәм башкалар катнашты.
Әлеге чарада тагын бер мөһим вакыйга булды. Анда әле яңа гына Санкт–Петербургта дөнья күргән “Татары Подмосковья” дигән китап тәкъдим ителде. Аны чын мәгънәсендә энциклопедик басмалар рәтенә кертергә мөмкин.