Юдинода “Карьер” пляжында экстрен төстә чакырту төймәчекләре куелачак

“Карьер” пляжында суда бәла булган очракта, коткаручыларны тиз арада чакырту өчен, экстрен төймәчекләр куелачак
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Су коену сезонында теге яки бу хәл була калса, ярдәмгә экстрен төстә чакырту төймәчекләре быел Юдинода “Карьер” пляжында куелачак. Бу хакта бүген Казанның Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Юдино бистәсендәге ул сулык тирәнлеге белән кешеләр өчен аеруча куркыныч. Шуңа күрә мондый төймәчекләр белән нәкъ менә шул пляжны җиһазларга уйлаганнар. Суда батучы күренгән очракта, читтән күзәтеп торган кеше, сулыктан ерак түгел агачларда урнаштырылачак төймәчеккә басып, ярдәмгә чакыра ала. Бу вакытта инде коткаручылар ярдәмгә ашыгырга тиеш була.