Җәйге каникул көннәрендә Түбән Камада 2,5 мең укучы эшкә урнаштырылачак

Җәйге каникул көннәрендә Түбән Камада 2,5 мең укучыга акча эшләү мөмкинлеге тудырыла. Алар шәһәрне яшелләндерәчәк һәм төзелештә эшләячәк
(Түбән Кама, 5 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Җәйге каникул көннәрендә Түбән Камада 2,5 мең укучыга акча эшләү мөмкинлеге тудырыла.
Яшүсмерләрнең күбесе шәһәр урамнарын яшелләндерү һәм тәртипкә китерүдә катнашачак. 700гә якын укучыны җирле предприятиеләргә төзелеш белгечлекләре буенча эшкә урнаштырачаклар.
Түбән Кама мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, ике атна эчендә мәктәп укучылары 1,5 – 3 мең сум акча эшли ала. Мисал өчен, гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче яшүсмерләргә җирле казнадан 1180 сум акча түләячәкләр. Мәшгульлек үзәге тагын 380 сум өстәячәк.
Җәйге каникул көннәрендә эшләгән акчалары укучыларга тоткарлыксыз биреләчәк, дип ышандырды “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесен Түбән Кама мәшгульлек үзәге директоры Александр Смирнов.