Якындагы елларда Татарстанда гомерне иминиятләштерү шаукымы күзәтеләчәк

Якындагы елларда Татарстанда гомерне иминиятләштерү шаукымы күзәтеләчәк
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Чит илдә гомерне иминиятләштерү аеруча популяр, ә бездә әлегә гомерләрен гражданнарның 5 проценты гына страховкалый. “Татар-информ” агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышы нәкъ менә Россиядә һәм Татарстанда шәхси иминиятләштерүне үстерү проблемаларына багышланган иде.
Казандагы “Альянс РОСНО Жизнь” иминият компаниясе вәкиллеге директоры Сираҗетдин Нәбиев сүзләренә караганда, илдә гомерне страховкалауга сатучыларның түбән дәрәҗәдәге әзерлеге комачаулый. Әмма хәзерге вакытта уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. “Бүген Татарстанда гомерен иминиятләштерү буенча 15 компания эшли, - дип белдерде ул. – Аларның яртысы – чит илнекеләр. Көндәшлек бар. Минемчә, киләсе биш елда шәхси иминиятләштерү буенча базар 10 процентка үзләштереләчәк”.
“Росгосстрах - Татарстан” ҖЧҖнең гомерне иминиятләштерү буенча генераль директор урынбасары Надежда Лигостаева билгеләп үткәнчә, безнең илдә акчалар тупларга мөмкинлек бирүче мохит чагыштырмача яңарак барлыкка килде. “Әйбәт хезмәт хакы алган кешеләр киләчәк турында уйлый башлый, - дип дәвам итте ул. – 45 яшьтән соң яллы хезмәттәге кешенең керемнәре кими башлый. Бүген төп проблема – гражданнарыбызга иминият продукты турында мәгълүмат җитмәүдә”.
“НАСКО Жизнь” генераль директоры урынбасары Дамир Хәбипов фикеренчә, киләчәктә кулай керемлелеге булган гомерне иминиятләштерү продуктларына ихтыяҗ булачак. “Гомерне страховкалауның тупланма төренең киләчәге бар, - дип өстәде “АльфаСтрахование” ААҖ Казан филиалының шәхси иминиятләштерү андеррайтеры Светлана Мурзакова. – 2-3 елдан соң бу төр страховкалау зур үсеш алачак. Тупланма иминиятләштерү бүген физик затларга гына түгел, юридик затларга да кызыклы”.
“Хәрби-иминият компаниясе” ААҖнең Казан филиалы директоры Игорь Волчков бүген республика гражданнарының 50-70 процентының түбән хезмәт хакы алу сәбәпле, гомерләрен иминиятләштерә алмавына игътибар юнәлтте. “Чит илдә предприятиеләр тарафыннан хезмәткәрләренең гомерләрен иминиятләштерү системасы яхшы үсеш алган, - дип дәвам итте ул. – Аны “алтын кул богаулары” дип атыйлар. Оешма җитәкчелеге хезмәткәрнең предприятиедә калуын тели. Әгәр кеше заводта 5 елдан артык эшли икән ул бонус алачак”.
“Хезмәткәрләренең гомерләрен иминиятләштерү буенча предприятиенең башлап йөрүенең киләчәге бар, - дип дәвам итте бу фикерне “РК- гарант” ИК “Казанский” филиалы директоры Ольга Бердникова. – Россия халкы бик аз күләмдә акчаларын саклый. Хезмәт хаклары арткан саен, безнең гражданнар акчаны тупламый, ә бәлки күбрәк сарыф итә башлый”.
Экспертлар Россиядә бүген шәхси иминиятләштерүгә ОСАГОныкына охшаган киң колачлы реклама кирәк дип саный. Бары тик шулай гына советлар чорында зур үсеш алган иминиятләштерү культурасын кайтарып булачак.