Вазифаи вәкаләтләреннән законсыз файдаланган чираттагы чиновник кулга алынган

Мөслим районында шәхси максатлары өчен бюджет акчаларын кулга төшерүдә гаепләнүче җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылган
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдә, вазифаи вәкаләтләрдән законсыз файдалану фактлары һаман да ешрак фаш ителә.
Мәгълүм булганча, агымдагы елның 21 нче апрелендә вазифаи вәкаләтләрдән законсыз файдаланган өчен, Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгына карата җинаять эше кузгатыла. Тикшерү фаразлаганча, ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы турында ялган документлар әзерләп, “2010 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль программасы буенча законсыз төстә 229 мең 824 сум акча алуга ирешә. Мондый ысул белән зур суммада акча төшерү фактлары Кукмарада һәм Мөслимдә дә теркәлгән.
Тикшерү версиясе буенча, Мөслим районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, үзен Мөслим районында торак шартларын яхшыртучылар исемлегенә кертә, гәрчә ике кешедән торган гаиләсе белән 110 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән йортта гомер кичерсә дә. Бюджет акчаларын үзләштерүгә кызыккан түрә, авыл җирлегендә торак төзелеше өчен 229 мең 824 сум күләмендә дәүләт ярдәмен алуга ирешә. 2006 елның декабрендә ул билгеләнгән сумманы алып, аны шәхси максатларда куллана. Мөслим чиновнигына карата җинаять эше кузгатылган. Сорау алу барышында ул үзенең бернинди җинаять тә кылмавын тәкърарлаган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы каршындагы тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.