ТР Эчке эшләр министрлыгында миграция сәясәтен камилләштерү хакында фикер алыштылар

ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Эмма Ситдикова). Кичә ТР эчке эшләр министрлыгында әлеге ведомство карамагындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Очрашуның төп темасы миграция сәясәтен камилләштерү һәм законсыз мигрантларга каршы көрәштә ТРның милли берләшмәләре белән эшләрне көчәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
Әлеге темага доклад белән Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров чыгыш ясады.
2007 елда Татарстанда 103 меңнән артык чит ил гражданы теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка артыграк. Агымдагы елның 5 ае нәтиҗәләре буенча миграция учетына 65 меңнән артык граждан куелган. Ә эшләү өчен рәсми рөхсәтне бары 8 меңләп кеше генә раслаган, бу узган елгы белән чагыштырганда 50 процентка кимрәк. Билгеләнгән квота аркасында күп кенә хезмәт мигрантлары биредә эшләүгә рөхсәт раслый алмый, дип хәбәр итте Николай Владимиров.
Аның сүзләренә караганда, 15 май көнне әлеге мәсьәлә миграция мәсьәләләренә багышланган ведомствоара комиссия утырышында тикшерелгән, аның барышында Россия Хөкүмәтенә квотаны 41 мең 400 кешегә кадәр арттыру турында сорап мөрәҗәгать итү хакында карар кабул ителгән. Хәзерге вакытка эш бирүчеләр заявкалары буенча нәкъ менә шул күләм хезмәткәр таләп ителә. Аеруча төзелеш объектларында эшче кулларга кытлык зур, диде Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе.
Чит ил кешеләренең күбесе БДБ илләреннән килә, аларның төп өлешен Үзбәкстан кешеләре тәшкил итә. Ерак чит илләр вәкилләре арасында Төркия, Алмания, АКШ һәм Италия гражданнары шактый.
Соңгы биш елда республикабызга килгән чит ил гражданнары саны сизелерлек арткан. Аларның күбесе безгә эш эзләп килә. Биредә эшләү өчен рөхсәт алучыларның күбесе – үзбәкстан гражданнары. Алар, нигездә, төзелеш объектларында эшли.
“Чит ил эшче көчләреннән файдалану республиканың социаль-икътисади үсешендә уңай чагылыш табу расланган. Хезмәт мигрантлары эш хакы түбән булу һәм авыр хезмәт шартлары аркасында Россия кешеләре ихтыяҗ белән кулланмаган эш урыннарын били”, - дип шәрехләп узды Николай Владимиров.
Әмма, уңай мизгелләрдән тыш, тискәре яклар да бар. Узган ел чит ил гражданнары тарафыннан 300дән артык җинаять кылынган. Хокук бозуларның күбесе Казанда теркәлгән. Кылынган җинаятьләрнең гомуми күләмендә урлау, наркотик матдәләр сату, ялган документлар ясау өстенлек итә.
Узган ел миграция хезмәткәрләре тарафыннан, район һәм шәһәр судлары карары нигезендә, 1645 чит ил кешесе РФ территориясеннән озатылган. Николай Владимиров фикеренчә, безнең республикага килүчеләр белән мондый мисаллар азрак булсын өчен, алар белән миграция законнарын үтәү өлкәсендә аңлату эшләре алып барырга кирәк.
“Шуңа күрә чит ил гражданнарына бәйле барлык эшләр милли мәдәни мохтәриятләр белән тыгыз хезмәттәшлектә уздырыла”, - дип нәтиҗә ясады ул.