Тормышны иминиятләштерү хезмәткәрне производствода тоткарларга мөмкинлек бирәчәк

“Татар-информ” агентлыгында Россия һәм Татарстанда шәхси иминиятләштерүне үстерү проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Тормышны иминиятләштерү хезмәткәрне производствода тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында Россия һәм Татарстанда шәхси иминиятләштерүне үстерү проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл”дә “РК - гарант” иминият компаниясе ЯАҖнең “Казан” филиалы директоры Ольга Бердникова хәбәр итте.
“АльфаСтрахование” ААҖ Казан филиалының шәхси иминият андеррайтеры Светлана Мурзакова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тормышны тупланма иминиятләштерү белән юридик затлар кызыксына. “2-3 елдан иминиятләштерүнең бу төрендә чын шаукым күзәтеләчәк”, - ди ул.
Моның сәбәбе – җитди предприятиеләрнең кадрларның мөмкин кадәр сирәк алышынуын тәэмин итүендә. “Чит илдә хезмәткәрнең тормышын иминиятләштерү тәҗрибәсе актив үскән, - дип билгеләп үтте “Хәрби-иминият компаниясе” ААҖ Казан филиалы директоры Игорь Волчков. – Бу системаны “алтын богаулар” дип атыйлар. Нәтиҗәдә, страховкаланган хезмәткәр бу заводта күп еллар эшләсә, бу вакыт тәмамлангач, ул бонус алачак. Бу хезмәткәр өчен яхшы стимул”.
Тормышны тупланма иминиятләштерү килешүен предприятие 5 елдан башлап төзи. Шул ук вакытта вакыт чыккач кайтарыла торган суммага салым салынмый. “Эш бирүче шулай ук килешүдә иминиятләштерелгән затларның исемлеген үзгәртә ала, - ди светлана Мурзакова. – Димәк, без кемнедер эш урынында саклап калырга телибез икән, бу бонус кебек булачак. Шул ук вакытта, килешү гамәлдә булган вакытта бәхетсезлек килеп чыгып, сезгә акча түләнгән очракта да” срок тәмамлангач, сез килешүдә күрсәтелгән сумманы алачаксыз”.
“Росгосстрах-Татарстан” ҖЧҖнең тормышны иминиятләштерү буенча генераль директор урынбасары Надежда Лигостаева әйтүенчә, страховкаланган һәр хезмәткәргә хезмәт рискларын каплауга 15 мең сумлык еллык бурычны тотарга була. “Шул ук вакытта бу суммага социаль салым исәпләнми һәм аңа керем салымы салынмый, - дип ассызыклады ул. – Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта тормышын иминиятләштерү килешүе эш урынында вакытта гына түгел, ә тәүлек буе гамәлдә”.
Фикер алышуда “Альянс РОСНО Жизнь” ИК Казан вәкиллеге директоры Сираҗетдин Нәбиев һәм “Наско Жизнь” генераль директоры урынбасары Дамир Хәбипов катнашты.