Р.Мөхәммәтшин: “Исламга нигезләнгән банк эше безнең өчен бик әһәмиятле”

2009 елда Россия ислам университетында “Дөнья икътисады” белгечлеге кертеләчәк дип көтелә
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Россия ислам университетында “Ислам финанслары – банкинг һәм иминиятләштерү” дип аталган беренче халыкара семинар башланды. Анда катнашучыларны Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде.
“Без Исламның акрынлап Россия җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси, рухи тормышына кайтып баруын күрәбез. Россия мөселманнары үзләрен җәмгыятебезнең тулы хокуклы гражданнар итеп сизсен өчен, Ислам финанс системасына да үтеп керергә тиеш. Шуңа күрә Исламга нигезләнгән банк эше безнең өчен бик әһәмиятле”, - дип билгеләп үтте ул.
Семинарның Россия ислам университетында үтүенә нисбәтле рәвештә, Р.Мөхәммәтшин: “Ислам икътисады җәмгыятебезнең тулы бер өлешенә әйләнсен өчен, һичшиксез, белем бирү мәйданчыклары булырга тиеш. Шуңа күрә Россия ислам университеты белем бирү системасында үз урынын табарга тырыша”, - дип белдерде Р.Мөхәммәтшин.
Ректор сүзләренә караганда, 2009 елда университетта “Дөнья икътисады” белгечлеге кертеләчәк дип көтелә. “Без, шулай итеп, бу өлкәдә белгечләр әзерләүгә үз өлешебезне кертербез дип уйлыйбыз”, - диде Р.Мөхәммәтшин.