М. Чапра: “Ислам банк системасының нәтиҗәлелеге югары”

Барлык диннәрдә дә процент алу тыелган, дип саный Ислам үсеш банкының тикшеренүләр буенча консультанты Мөхәммәдумар Чапра
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Россия ислам университетында “Ислам финанслары – банкинг һәм иминиятләштерү” дип аталган беренче халыкара семинар башланды. Анда катнашучыларны Ислам үсеш банкы исеменнән әлеге банкның тикшеренүләр буенча консультанты Мөхәммәдумар Чапра сәламләде.
Ислам икътисады өлкәсендә гомумтанылган галим билгеләп үткәнчә, Ислам банкы озак еллар буена безнең гомуми кыйммәтләр нигезендә барлыкка килгән. “Барлык диннәрдә дә процент алу тыелган. Бигрәк тә христиан дине һәм иудаизм бу мәсьәләне җентекләп өйрәнгән. Бу диннәр барысы да процент алуны ник тыйган соң?” – дигән сорау белән башлап җибәрде М.Чапра үз чыгышын. Аның сүзләренчә, процент алу аңлашылмаучанлыкка алып килә. “Бу очракта банклар акчаларын банкта саклаучылар һәм бу акчаларны сәнәгатьне үстерүгә тотучылар арасында арадашчы булып тора. Әлеге арадашлык күп сораулар тудыра”, - дип белдерде ул.
М. Чапра Ислам банк системасындагы кредит алу системасын аңлатып, андагы арадашлыкның банк һәм кредит алучы арасындагы хезмәттәшлектән килгән керемне бүлү һәм каршылыкларны (рисклар) бергә күтәрүдән гыйбарәт булуын әйтте. “Бөтен дөнья илләрендә сәүдәне үстерү өчен зур күләмдә финанслар тотыла. Ислам банклары акча мәсьәләсе белән процент ставкасын кулланмыйча шөгыльләнә”, - дип билгеләп үтте М.Чапра.
Ислам үсеш банкы консультанты билгеләп үткәнчә, әлеге системаның нәтиҗәлелеге активлар һәм гаделлек, файдалылык критерийлары аша бәяләнә. М.Чапра гаделлек принцибына тукталып, гадәти банк системасында каршылыкларны бүлүнең булмавын ассызыклап үтте. “Каршылыкларны  бергәләп күтәрүнең булмавы аркасында, банклар тиеш булганнан артык кредит бирә. Бу үз чиратында кризиска китерә”, - дип, М.Чапра хәзерге вакытта бара торган кризиска ишарә ясады.
М.Чапра Америкадагы кризиска бәя биреп, кешеләрнең күпсанлы кредитлар алып, банкларга кире кайтара алмавын, нәтиҗәдә йортларының аукционда сатылуын хәбәр итте. Һәм шул вакытта Ислам банк системасында мондый хәлнең булмавын ассызыклады.
Аның фикеренчә, Ислам банк системасының нәтиҗәлелеге югары. Чөнки ул каршылыкларны бергәләп күтәрүгә корылган. “Ислам банкында ссуда да, заем да юк. Анда бары тик сату һәм алу гына бар. Җыелган акча күп булачак, чөнки монда тиешледән артык кредит бирү юк. Инвестицияләр никадәр күбрәк, каршылыклар шулкадәр азрак”, - дип аңлатып үтте М.Чапра.
Консультант билгеләп үткәнчә, Америкадагы кебек ипотека кризисы хәленә төшмәс өчен, банк системасында гаделлек принцибын үткәрергә кирәк. Шул ук вакытта дәүләтнең бу эшкә үз өлешен кертүе зарур. “Хәзерге вакытта дәүләт контрольгә зур игътибар бирә, ә дисциплина күз уңыннан читтә кала”, - дип саный М.Чапра.
Аның фикеренчә, Ислам банк системасын тормышка ашыру җиңел булмаса да, нәтиҗәсе күренәчәк. Чөнки кредитлар билгеле бер санда гына биреләчәк. “Әгәр кредитлар бирү чикләнсә, акчалар икътисадны үстерүгә китәчәк”, - дип белдерде М.Чапра. Бүгенге чыгышлардан аңлашылганча, Ислам банкы системасы буенча эшләүче банклардан кредит алу өчен, кредит алырга теләүченең банкка үз проектын (ул икътисадны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш) тәкъдим итүе зарур. Ә көнкүреш кирәк-яраклары өчен, мәсәлән, фатир алу өчен сәдака, зәкәт һәм вакыф системасыннан килгән акча тотылырга мөмкин.