Л.Латыйпов: “Хәзер Россия Ислам дөньясы мохитенә кире кайта”

Ислам конференциясе оешмасы, чын мәгънәсендә, Ислам дөньясының Берләшкән милләтләр оешмасы, дип саный ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Ленар Латыйпов
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Россия ислам университетында “Ислам финанслары – банкинг һәм иминиятләштерү” дип аталган беренче халыкара семинар башланды. Анда катнашучыларны Татарстан хөкүмәте исеменнән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов сәламләде.
Ул халыкара семинарның Россия ислам университетында узуын шатлыклы да, дулкынландыргыч та дип бәяләде. “Билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрендә “бер сәгать гыйлем алу 70 ел гыйбадәт кылуга тиң” дип китерелә. Бу урын да гыйлем өстәү урыны, монда үткәргән вакыт 70 ел намаз укуга гына тиң булмыйча, күбрәк тә булыр дип уйлыйм”, - диде Л.Латыйпов.
Урынбасар үз чыгышында Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләренә тукталып үтте. “Эш шунда ки: үз вакытында без (бу Татарстан гына түгел, Россия дә), кызганычка каршы, якын Көнчыгышта тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрендә, сәясәттә Ислам дөньясы белән элемтәләрне югалттык. Хәзер Россия кабат бу мохиткә кире кайта. 2003 елда Ислам Конференциясе Оешмасы сессиясендә Малайзиядә Владимир Путин бу хакта ачык игълан итте. Бүгенге көндә Россия Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче ил буларак билгеле”, - дип белдерде ул.
Линар Латыйпов бүгенге семинарда катнашучыларны Казанда агымдагы елда 10-11 июнь көннәрендә узачак Халыкара инвестиция конференциясенә чакырып, аның Ислам дөньясы, якын Көнчыгыш, Малайзия һәм башка илләр белән элемтәләрне ныгыту максатында оештырылуын билгеләп үтте. “Ислам дөньясы шулкадәр бай. Ислам конференциясе оешмасы, чын мәгънәсендә, Ислам дөньясының Берләшкән милләтләр оешмасы”, - диде ул.
Линар Латыйпов бүгенге көндә күтәрелә торган мәсьәләләрнең Татарстан өчен генә түгел, Россия Федерациясе өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклап үтте. “Бу тема безнең өчен бик билгеле түгел, аз өйрәнелгән. Без әле тәүге адымнарыбызны гына ясыйбыз. Семинарның һәм конференциянең максаты – хезмәттәшлек юлларын табу”, - диде урынбасар. Л.Латыйпов алга таба Татарстанда һәм Россиядә Исламга нигезләнеп төзелгән финанс институтларын төзү мөмкинлеген дә кире какмады.