И.Ларочкина: «Татарстанда һәрвакыт экологик сәясәт булды һәм ул алга таба дәвам итәчәк»

Шушы сәясәткә ныклы коллектив булып тупланган Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы юнәлеш биреп бара
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). IV Экология форумында катнашкан ТР Президентының җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ, экология мәсьәләләре буенча Дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина белдергәнчә, бездә һәрвакыт экологик сәясәт булды, бар һәм ул шулай алга таба дәвам итәчәк. Аның фикеренчә, бу Татарстан җитәкчелегенең экология проблемаларына зур игътибар бирүе нәтиҗәсе. Ә шушы сәясәткә ныклы коллектив булып тупланган Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы юнәлеш биреп бара. Ирина Ларочкина бүген министрлыкны фикердәшләрнең көчле командасы, югары интеллектлы организм буларак бәяләде.
Ныклап уйланылган экологик сәясәтнең нәтиҗәләре соңгы елларда актив сиздерә, ди Дәүләт киңәшчесе. Районнарда, авылларда каты көнкүреш полигоннары төзү әле кайчан гына көнүзәк мәсьәлә булса, хәзер инде бу үтелгән этап. Бүген әкренләп чүпне сортларга аеру буенча заман технологияләренә нигезләнгән эре станцияләр төзелә башлады. Мондый станцияләр беренче булып Әлмәт, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ачылды. Бүген яңа шартларда, яңа бурычларны хәл иткәндә Ирина Ларочкина Татарстан экологларына уңышлар теләде. Ул тармак хезмәткәрләрен ТР Президенты һәм үз исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.