Екатеринбургта милли телевидение хакында фикер алыштылар

Свердловски өлкәсендә “Урал татарларына – һәркем карый алырлык телевидение” программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды
(Екатеринбург, 5 июнь, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Бүген ТРның Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллегендә “Урал татарларына – һәркем карый алырлык телевидение” программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Таатрстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Равил Бикбов, аның урынбасары Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловски өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары – мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Вадим Дубичев һәм мәгълүмати сәясәт департаментының матбугат идарәсе башлыгы Михаил Свешников катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы һәм Свердловски өлкәсе арасындагы икътисади, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрендәге хезмәттәшлек принциплары турындагы килешүне, өлкә губернаторының “Свердловски өлкәсендә милли сәясәтнең төп юнәлешләрен раслау турында”гы Указын һәм башка документларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүче “Урал татарларына - һәркем карый алырлык телевидение” программасын тормышка ашыру барышы хакында фикер алышты.
2003-2008 елларда Свердловски өлкәсе халкы Татарстан Республикасының “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе спутник каналы тапшыруларын карый башлаган. Өлкәнең 12 шәһәрендә кабельле телевидение челтәре операторлары аша “Яңа гасыр” каналы программаларын трансляцияләү алып барыла. 2007 елның июнь аенда Екатеринбургта Татрстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында әлеге телерадиокомпаниянең хәбәрчеләр пункты ачылган.
Равил Бикбов сүзләренә караганда, Свердловски өлкәсе губернаторы Эдуард Россель, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары һәм башка оешмалар ярдәме белән нәкъ менә Урта Уралда (Татарстаннан кала) милли телевидение белән тәэмин итү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешү мөмкин булган.
Киңәшмәдә “Урал татарларына – һәркем карый алырлык телевидение” программасын гамәлгә ашыруның беренче этабын тәмамланган дип санарга була һәм алга таба да аның икенче этабын тормышка ашыруда ярдәм итәргә кирәк дигән карар кабул ителде.