Бу җәйдә Россия тимер юлларында пассажирлар ташуда 435 яңа вагон файдаланылачак

Ел дәвамында вагоннар паркын 1 мең 46 вагон тулыландырырга тиеш
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Агымдагы елда «Россия тимер юллары» компаниясе 1 мең 46 яңа пассажир вагонын файдаланырга ниятли. Алар «Тверь вагоннар төзү заводы», «Вагонмаш» һәм «Циркон-Сервис» җәмгыятьләрендә җитештерелә. Шулай итеп, быел парк, узган елга караганда, 135 вагонга күбрәк тулыланачак.
Компаниянең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, яңа вагоннар инде кайта башлаган. 5 ай эчендә 360 вагон (шуларның 322 се – плацкарта, 23е – купе, 8– вагон – ресторан) кайтарылган. Бу җәйдә Россия тимер юлларында пассажирлар ташуда 435 яңа вагон файдаланыр дип көтелә.