«Ак калфак» журналының чираттагы саны дөнья күрде

Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы һәм аерым иганәчеләр ярдәмендә 3 ел чыкмый торганнан соң Гаилә елы хөрмәтенә торгызылган «Ак калфак» журналының быелгы икенче саны дөнья күрде
(Төмән, 5 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы һәм аерым иганәчеләр ярдәмендә 3 ел чыкмый торганнан соң Гаилә елы хөрмәтенә торгызылган «Ак калфак» журналының быелгы икенче саны дөнья күрде.
Аны басмага әзерләү Б.Сабирова мөхәррирлегендә җәмәгатьчелек нигезендә гамәлгә ашырыла, әлегә аңа язылу да оештырылмаган.
Бу санында рус телендә бирелгән «Общество: национальная самобытность и семья» исемле публицистик мәкалә аеруча игътибарга лаек. Бу аналитик материалда бүгенге көндә төбәгебездә туган телнең хәле, гаилә ныклыгының туган телгә корылган милли гореф-гадәтләргә бәйле булуы дәлилләп күрсәтелгән, гаиләдә һәм мәгариф учреждениеләрендә туган телне саклау, укыту проблемалары күтәрелгән, өлкә Думасына туган телләрнең сакланылуын, укытылуын тәжмин итә торган кануннар эшләп чыгару үтенече дә юлланылган. Журналның бу саны нигездә Туган телләр елына карата гаиләдә, җәмгыятьтә туган телнең абруен күтәрүгә, Габдулла Тукайны искә алуга багышланган, Гаиләдә бала тәрбияләү мисаллары бирелгән, тел өлкәсендә әйдәп баручы галимнәребезнең уңышлары күрсәтелгән, гыйбрәтле язмышлар һәм башка төрле рубрикалар укучылар өчен кызыклы һәм аңлаешлы итеп бирелгән. Татар һәм рус телләрендә нәшер ителә торган «Ак калфак» журналының Себер укучысына кирәклегендә шик юк, әмма аңа хөкүмәттән бернинди дә ярдәм юк.
Журналның киләчәк язмышын хәл итү хакында фикер алышу өчен аның иҗтимагый Шурасы шушы көннәрдә түгәрәк өстәл үткәрергә җыена.
Өлкә бюджетыннан финанс ярдәме булмаса, бу журналны энтузиазм көче белән генә озак яшәтү мөмкин булмаячак, дигән нәтиҗә ясарга туры килә.