news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» янында «Идел» журналының май санына багышланган стрит-арт акциясе узды

Стрит-арт - ирек һәм урамнар символы.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»).«Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда IDЕЛЬ журналының май санын һәм стрит-арт акциясен тәкъдим итү булды.

«Стрит-арт - ирек һәм урамнар символы. Озакка сузылган кыш тәмамланды һәм без хәзер вакытны күбрәк саф һавада үткәрә, урам сәнгатенә игътибар итә башлыйбыз», — диде IDЕЛЬ журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова.

Акция кысаларында оештыручылар барлык теләүчеләр өчен «IDЕЛЬ. ЯШЬЛЕК. 21 ел» дигән бәйге үткәрде. Моның өчен махсус ике фанера һәм аэрозоль буяулар әзерләнгән. Тамашачылар өчен Татарстанның яшь артисты Булат Алиев ENAECASH тәхәллүсе белән чыгыш ясады, шулай ук «Идел» журналы призларына флешмоб һәм конкурслар үткәрделәр. 

«Сан тулысынча яшь стажерлар тарафыннан эшләнде. Сүз уңаенда, стрит-арттан тыш, анда театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникованың тексты да кергән. Шул рәвешле без классика һәм стрит-арт сәнгатьне берләштердек», - диде Хафизова.

«Казанның урам рәссамнары Wольфрам, Архип, Рома Roll, Shaq, Дамир Бозик, Конец һәм «Тузан да пычрак» арт-төркеме журналның май саны геройлары булды. КФУның журналистика факультеты студентлары алар белән Миллениум күпере астындагы граффити, коймалардагы теглар һәм беркатлы стикерлар турында сөйләште. 

Акция «Татмедиа» АҖ ярдәме белән IDЕЛЬ («Идел») яшьләр журналы редакциясе тарафыннан оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100