Сарман районы кызы туган ягын Германиядә дә таныта

Хәзерге вакытта Миләүшә Рамазанова Германия башкаласы — Берлин шәһәрендә волонтерлык программасы буенча эшли.

(Сарман, 5 май, «Татар-информ», «Сарман», Илназ Сираев). Сарман районының Иске Кәшер авылы кызы Миләүшә Рамазанова волонтерлык белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта ул Германиянең башкаласы — Берлин шәһәрендә эшли.

Район басмасы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Миләүшә бу эшчәнлек белән Россиядә шөгыльләнде,

2019 елның августында Оснабрюк шәһәрендә Bundesfreiwilligendienst программасы буенча эшли башлады.

2020 елның сентябрендә ул Берлинда волонтерлык эшчәнлеген дәвам итте — программа European Solidarity Corps дип атала, диелә хәбәрдә.