Мамадыш районының Тәкәнеш радиосы ачылуга 85 ел тулды

Бәйрәмдә Түбән Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее, мәдәният йорты, урта гомуми белем бирү мәктәбе, Тулбайдагы Шәйхи Маннур музее хезмәткәрләре катнашты.

(Мамадыш, 5 май, «Татар-информ», «Нократ», Миңневәрис Мингалиев). 2 майда Мамадыш районының Тәкәнеш радиосының 85 еллыгын билгеләп үттеләр.

Әлеге истәлекле датаны билгеләп үтүдә Түбән Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее, мәдәният йорты, урта гомуми белем бирү мәктәбе, Тулбайдагы Шәйхи Маннур музее хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итте район басмасы.

Тәкәнеш радиосында эшләгән Наҗия Батталова үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

1936 елда Түбән Тәнештә радиуозел оештырылган. Аны оештыру өчен шул елны 25 мең сум акча тотылган. Казан тапшырулары төбәк авылларына даими рәвештә бирелә башлый.