Азнакай шәһәре Халыклар дуслыгы йорты мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Әлеге пакетлар күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлеге чикле кешеләргә бирелә.

(Азнакай, 5 май, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай шәһәре Халыклар дуслыгы йорты җирле әрмән милли-мәдәни автономиясе белән берлектә мохтаҗларга азык-төлек пакетлары таратуны оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге пакетлар күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мөмкинлеге чикле кешеләргә бирелә. Бу катлаулы чорда башкаларның күңел җылысын, игътибарын тою авыр тормыш хәлендә калганнарга көч бирә.