420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Аксубай, 5 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). «Янәшәдә ярдәм!» акциясе кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган Аксубай районы кешеләренә 550 азык-төлек җыелмасы тапшырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда, мохтаҗларга тапшыру өчен, волонтерлар алды.
Азык-төлек җыелмалары таратучы волонтерлар арасында район башлыгы Камил Гилманов та бар. Ул дүрт бала тәрбияләүче Энҗе һәм Сәгыйть Гайсиннарның күп балалы гаиләсендә булды һәм аларга ике азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар тәрбиягә бала алган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр.
Аксубай районы буенча «Янәшәдә ярдәм!» логотибы белән дистәләгән машина йөрде. Ярдәм янәшәдә — азык-төлек җыелмалары салынган тартмаларны адресатларга волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары китерәчәк.
Бу акция бер тапкыр гына башкарылмаячак, һәр алучыга азык-төлек җыелмасын дүрт тапкыр китерәчәкләр. Азык-төлек алучыларның исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.