Май бәйрәмнәрендә өстенлек биреләчәк товарлар - “Перекресток” аналитиклары

Россиялеләр май бәйрәмнәрендә кваска өстенлек бирә.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). “Перекресток” челтәре аналитиклары россиялеләрнең май бәйрәмнәрендә кайсы товарларга ихтыяҗы зуррак булуын ачыклаган. Иң зур сорау кваска артачак (+343 процент) тора, шулай ук иттән (+279 процент) һәм тавык итеннән (+273 процента ) әзер шашлык өстенлектә.

Казанлылар май бәйрәмнәрендә ала торган ТОП-7 исемлегенә квас (+409 процент), бөҗәкләргә каршы чаралар, (+160 процент), иттән (+150 процент) һәм тавык итеннән (+134 процент ) шашлык, коньяк (+67 процент), бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба (+ 66 процент) һәм шәраб (+54 процент) кергән. Болар - иң күп сатыла торган ТОП-7 товарлары исемлегендә.