Казан зоопаркында "Солдат боткасы" бәйрәме булачак

Әлеге чара тылда һәм фронтта җиңү яулаган барлык ветераннарга багышлана.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 7 майда Казанның зооботаника бакчасында, «Солдат боткасы» дип аталган, Җиңү көненә багышланган традицион бәйрәм булачак. Бу хакта зоопарк сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара тылда һәм фронтта җиңү яулаган барлык ветераннарга багышлана. Бу көнне килүчеләргә төрле тематик мәйданчыклар оештырыла: кыр кухнясында һәркем бушлай чын солдат боткасыннан авыз итә алачак, яшь сугышчы курсы, концерт программасы, тематик осталык класслары, кинологик төркем чыгышы һәм флешмоб оештырылачак.

Зооботаник бачага керү янында Георгий тасмасы өләшәчәкләр.