Чаллыда еланнар активлашкан

Чаллыда еланнар активлашкан

(Чаллы, 5 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган матбугат конференциясендә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

– Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр – 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр – 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, – дип сөйләде белгеч.

Саннарга тукталсак, узган елны Яр Чаллыда кара елан чагудан дүрт кеше шәһәр хастаханәләренә озатылган булган. Агымдагы елда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән.