Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булуы көтелә

Казанда төнлә 11 градуска кадәр җылы, көндез температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк

  (Казан, 5 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 6 майда төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көндез төньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с тизлектә җил.
Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура 6-11 градус җылы тәшкил итсә, көндез - 22 градус.
Казанда төнлә 11 градуска кадәр җылы, көндез температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк.