Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды

Киңәшмәдә “Изге Болгар җыены”на әзерлек турында сүз алып барылды

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кичә Болгар музей-тыюлыгында булды. Анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмә Ак мәчет артындагы Ислам академиясе төзелеше мәйданчыгында башланды, монда булачак бинаның нигезен салу буенча эшләр бара.

“Яңарыш” фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәр ел саен уздырыла торган “Изге Болгар җыены”на әзерлек турында сөйләделәр. Быел ул 21 майда, 922 нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул ителү көнендә уздырылачак. “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясен төзү буенча төп эшләр башлап җибәреләчәк. Бүген җыенны уздыру буенча кайбер оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Алга таба киңәшмә “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше урынында дәвам итте. Хәзерге вакытта бинаның каркасы төзелгән. Комплексны 2017 елның җәенә төзеп бетерү планлаштырыла.

Идел елгасы яры буенда, шулай ук, сквер һәм Болгар шәһәрлегенең тарихи өлеше – Хан сараена таба  “Хан сукмагы” дип аталган җәяүлеләр юлын булдыру буенча эшләр бара.

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, хәзерге вакытта Болгарда барлык яңа объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты белән килешенеп төзелә.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.