"Казан – Албаба" поезды маршруты вакытлыча үзгәртеләчәк

Маршрутның кыскартылуы "Свияжск" станциясендә ремонт эшләре белән бәйле

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). 16, 24 һәм 26 майда "Казан – Албаба" маршруты буенча йөри торган поезд «Свияжск» станциясенә кадәр генә бара.
Маршрутның кыскартылуы "Свияжск" станциясендә төзекләндерү эшләре үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы