Әлмәттә дәүләт теркәвен узмаучы таксистлар ачыкланган

Аларга карата 11 беркетмә төзелгән

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә такси операторлары белән 15 килешү төзелгән. Такси хезмәтен башкаручыларның эшчәнлекләренә кагылышлы проблемаларын чишү, шулай ук куркынычсызлык һәм транспорт дисциплинасы буенча төрле очрашулар еш булып тора. Бу уңайдан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән килешү нигезендә такси хуҗаларының эшчәнлеген тикшерү буенча “айлык” үткәрү инициативасы белән чыкты.
Апрель азагына тапшырылган мәгълүматларга караганда, барлыгы 7 комиссия рейды уздырылган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Рейдлар нәтиҗәсендә дәүләт теркәве узмыйча һәм лицензиясез эшчәнлек алып баручыларга карата 11 беркетмә төзелгән. Барлык материаллар да мировой судьялар аппаратына озатылган. Әлмәт эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 123 беркетмә төзелгән. Шулай ук радиотапшыру җиһазларын кулланып лицензион шартларны үтәү буенча тикшерүләр дә оештырылган, бу өлкәдә тәртип бозулар ачыкланмаган.