Алабугада Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Биредә ветераннарга фатир ачкычлары да тапшырдылар

(Алабуга, 5 май, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар һәм инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.
Чараны совет солдатларының сугыш елларындагы батырлыгы турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша ачып җибәрде. Алабуга районы башлыгының беренче урынбасары Валерий Чершинцев ветераннарны тәбрикләп, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шуннан соң Президент программасы кысаларында фатир ачкычлары тапшырдылар. Мондый бәхет 15 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына елмайды.
Чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алды. Бу көнне Мәдәният сарае сәхнәсендә ветераннар адресына төрле буын вәкилләреннән рәхмәт сүзләре яңгырады. Алабугада яшәүчеләрнең яшь буыны истәлекле вакыйганың 66 еллыгы уңаеннан махсус төшерелгән “Без – Җиңүнең варислары” дигән фильмда бабайлары хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Алабуга районында 187 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.