ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы кризиска каршы чаралар үтәлешенә йомгак ясады

Министрлык төзегән килешүләр буенча 4 айда милек сатудан 4,93 миллион сум акча кергән
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Кичә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үткәргән киңәшмәдә агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында кризиска каршы чаралар планы үтәлүгә йомгак ясалды.
Бу план 12 мартта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы карары нигезендә расланган, 22 төп чарадан тора, башкару срогы 2009 ел дәвамында дип каралган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Киңәшмәдә кризиска каршы чаралар планында төп урынны дәүләт милкен, җир ресурсларын сату һәм файдаланудан кергән акчаларның республика бюджетына керүен контрольдә тоту тора, дип билгеләп үтелде. Шулай итеп, министрлык төзегән килешүләр буенча 4 айда милек сатудан 4,93 миллион сум акча кергән, бу планлаштырылган күрсәткечнең 56,4 процентын тәшкил иткән. Җир участокларын сатудан 3,88 миллион сум (73 процентка күбрәк), милекне арендалаудан 20,56 миллион сум (план 9 процентка арттырып үтәлгән), җир участокларын арендалаудан 3,81 миллион сум (93,4 процент), дивидендлардан 300 мең сум (75 процент) кергән. Дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышыннан керемнәр планлаштырылмаган булса да бюджет 3,35 миллион сум алган.
Кризиска каршы чаралар планының бер бүлеге дәүләт унитар предприятиеләре һәм устав капиталында 50 проценттан артык дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мониторингыннан гыйбарәт. 1 майга булган мәгълүматлар буенча ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2008 елда 82 баланс күчкән, бу планлаштырылган дәрәҗәнең 100 процентын тәшкил итә. Министрлык белгечләре 6 майга әлеге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә җентекле анализ әзерләячәк.
Кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен 30 мартта ТР Министрлар Кабинетының 192нче карары кабул ителгән, анда җир участокларын арендалау бәяләрен киметү билгеләнгән. Министрлыкның 1 апрельдә “Кече һәм урта субъектларга Татарстан Республикасы милке булып саналган үзләре арендалаган милекне сатып алу хокукы бирү чаралары турында”гы карар әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул ТР Юстиция министрлыгына теркәү өчен тапшырылган.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы гыйнвар-апрельдә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә кую кысаларында проектлар әзерләгән һәм ТР Министрлар Кабинетының 239,63 га мәйданлы 26 участокны 7 торак пункт чикләренә кертү буенча 4 карары кабул ителгән.