“Татар энциклопедиясе”нең рус телендәге дүртенче томы басылып чыкты

Яңа томга М–П хәрефләренә 3700 мәкалә кергән
(Казан, 5 май, “Татар–информ”). ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре Май бәйрәмнәренә искиткеч бүләк ясады – “Татар энциклопедиясе”нең рус телендәге дүртенче томы басылып чыкты.
Яңа томга М–П хәрефләренә 3700 мәкалә кергән. Гаять бай материал – 1400 биография, 1100 рәсем (шуларның 700е – төсле) тәкъдим ителгән. Аның күләме элеккеге томнардан 100 биткә артык.
Энциклопедистларның сүзләренә караганда, дүртенче том сәяси күзлектән караганда бик җаваплы булган, чөнки анда РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин хакында рәсемнәр белән баетылган мәкаләләр урын алган, әлеге мәкаләләрдә аларның Татарстан һәм Казан белән бәйләнешле тормыш мизгелләре чагылыш тапкан.
Дүртенче томга шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм Казан мэры Илсур Метшин турында биографик мәкаләләр кергән.
Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре хакында бай материал тәкъдим ителгән. Бу томда Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдов һәм Камил Муллашев кебек атаклы милләттәшләребез турында мәкаләләр дә урын алган.
ТР Фәннәр академиясенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, “Татар энциклопедиясе”нең дүртенче томы “Идел–пресс” нәшриятында 5 мең данә тираж белән дөнья күргән.