Алабугада 80 ветеран торакка чират тора

Аларның 66сына субсидия алу өчен белдерү кәгазе тапшырылган инде
(Алабуга, 5 май, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Бүгенге көндә Алабуга районында “Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү” федераль программасы буенча 80 кеше торак шартларын яхшырту өчен чиратта тора. Аларның 66сына субсидия алу өчен белдерү кәгазе тапшырылган инде.
Әлеге акчалар килү белән 5 кеше мөстәкыйль рәвештә үзләренең яшәү шартларын яхшырткан, ягъни икенчел торак сатып алган, 22 ветеран социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алырга җыена, ә 11 гражданның документы рәсмиләштерү стадиясендә.