Алабуга ветераннары Президенттан котлаулар кабул итә

Алабуга шәһәре һәм районында 2000нән артык сугыш ветераны һәм инвалиды, тыл хезмәтчәне яши
(Алабуга, 5 май, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Почта хезмәткәрләре бүгенге көнгә кадәр ветераннар исемлеген тикшерде, хатларны сортларга аерып, бүлекләргә җибәрде. Инде бүген үк РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган бәйрәм котлауларын Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм блокадачыларга тарата башлаячаклар.
Быел Президент котлауларын 5 миллионнан артык кеше алачак. Алабуга шәһәре һәм районында 2000нән артык сугыш ветераны һәм инвалиды, тыл хезмәтчәне яши.