Татарстанның күпчелек елгаларында суның биеклеге күтәрелгән

Республика сусаклагычларының кайбер участокларында боз өстенә су чыккан.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бер тәүлек эчендә республиканың күпчелек елгаларында суның биеклеге 5-39 сантиметрга күтәрелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Куйбышев сусаклагычында, Идел участогының югары өлешендә суның биеклеге 2-7 сантиметрга кимегән. Республика чикләрендәге калган территориядә суның биеклеге күтәрелүе күзәтелә. Әйтик, Түбән Кама сусаклагычында ул бер көндә 4-9 сантиметрга күтәрелгән.

Республика сусаклагычларының кайбер участокларында боз өстенә су чыккан.

Татарстан Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, бер тәүлек эчендә республика елгаларында суның биеклеге 5-39 сантиметрга күтәрелгән. Шул ук вакытта, ул уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән узмаган.

Гөбенә елгасында, Кайбыч районының Чүти авылы янында суның тугайга җәелүе дәвам итә, ул 60 сантиметр тирәнлектә су астында калган. Шулай да бу куркыныч күрсәткечтән бер метрга диярлек кимрәк. Моннан тыш, Минзәлә елгасында, Сарман районындагы Шәрләрәмә гидропосты янында су тугайга җәелүдән туктаган.