Түбән Кама Төзелеш һәм төзекләндерү департаментын Максим Санков җитәкләде

Санков әлеге вазифада Казанга күченгән Олег Егоровны алыштырды.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама шәһәре Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаментын Максим Санков җитәкләде. Моңа кадәр ул «Бердәм заказчы дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры булып эшләгән иде.

Шәһәр мэры Айдар Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Санков әлеге вазифада Казанга күченгән Олег Егоровны алыштырды.

«Торак-коммуналь комплексы мәсьәләләре һәрвакыт актуаль, чөнки сораулар һәм мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге ТКХ өлкәсенә карый», - дип искәртте шәһәр мэры.