Чүпрәледә укучылар милли киемнәр тәкъдим итте

Татар кызлары, егетләренең башларында — калфак, матур итеп бәйләнгән яулыклар, түбәтәйләр булса, чуваш баларында ул -тухья иде.

(Чүпрәле, 5 апрель, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбендә «Бердәм гаиләдә» милли кием бәйгесенең муниципаль этабы үтте.  Бәйгене яшьләргә милли киемне оныттырмау максатыннан үткәрделәр.

«Минемчә менә шушындый бәйгеләр белән милли киемнәрне саклап, балаларыбызга аларга карата мәхәббәт, гүзәллекне күрүне, тарихыбызны оныттырмауны тәрбияләп була. Милли кием — илебезнең тарихы, мәдәнияте, биредә яшәүче ха­лыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче мөһим мирас», — ди район мәгариф бүлегенең милли тәрбия буенча методисты Алсу Тумакова.

Чыннан да әлеге бәйгегә килеп керүгә үк, милли киемнәрдән басып торган яшьләребезне күрүгә үк күңелләр күтәрелеп китте. Мәктәп елларында укыган тарихи әсәрләрнең героинялары — «Галиябанулар» искә төште. Хәтта, укучылар тарафыннан Сөембикә ханбикә образы да гәүдәләндерелгән иде.

Татар кызлары, егетләренең башларында — калфак, матур итеп бәйләнгән яулыклар, түбәтәйләр булса, чуваш баларында ул -тухья иде. Элеккеге мишәрләрнең киемен дә, хәзерге заман алымнары кулланып тегелгән күлмәкләрне дә күрергә мөмкинчелек булды бу көнне.

Бәйге ике номинация: «Традицион костюм» һәм «Заманча костюм» буенча үтте. Укучылар үзләре әзерләгән киемнәр тарихын тәкъдим итеп, чыгыш ясады.

Һәркемнең киеме үзенчәлекле, берсен-берсе кабатламас булды. Шуңа да, бәйгедә җиңүче исемен һәркем яулады.