news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә өлкәннәр азык-төлек белән бергә район газеталары да ала

«Яңа Зәй» һәм «Зәй офыклары» район газеталарын да аларның өйләренә китереп бирә.

Зәйдә өлкәннәр азык-төлек белән бергә район газеталары да ала
zainsk-rt.ru

(Зәй, 5 апрель, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). Зәйнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәр һәм районның ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләренә азык-төлек китерүләрне дәвам итә.

Үзәк карамагында барлыгы 186 кеше. Өлкән яшьтәге кешеләрне көндәлек кирәк-яраклар һәм азык-төлек белән бергә «Яңа Зәй» һәм «Зәй офыклары» район газеталары да китерелүе куандыра.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кешеләр өчен газеталарны район хәйриячеләре яздырган иде. Бүгенге вәзгыять белән бәйле рәвештә өлкәннәр хәзер өйдән чыгып газеталарга редакциягә килә алмыйлар. Ә социаль хезмәткәрләр аларга район матбугаты белән үз вакытында танышып барырга ярдәм итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100