Түбән Камада 18 апрельдән аена бишәр млн данә медицина битлеге җитештерә башлыйлар

Производствога хезмәт күрсәтү өчен 10 хезмәткәр кирәк булачак.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада 18 апрельдән аена бишәр млн данә медицина битлеге җитештерүгә керешәчәкләр. Бу битлекләргә дефицитны киметергә һәм бәяләрне арзанайту мөмкинлеге бирәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

сеш территорияләрен резиденты «Айрон» компаниясе җитештерәчәк. Җиһазлар хәзергә Кытай аэропортларының берсендә һәм 8 апрельдә Россиягә килеп җитәчәк.

Производствога хезмәт күрсәтү өчен 10 хезмәткәр кирәк булачак. Битлекләр өчен чимал белән җирле «Эластик» заводы тәэмин итәчәк.