Түбән Кама урманнарында патруль хезмәте эшләячәк

Яз иртә килгәнгә, урманнарда янгын чыгу куркынычы зур, шуңа күрә учак ягу тыела.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Берничә төркем   патруль хезмәте шәһәр янындагы яшел массивларны йөреп чыгачак һәм хокук бозучыларны тикшерәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Патруль составында урманчылык, Гадәттән тыш хәлләр һәм башка структура вәкилләре бар. Яз иртә килгәнгә, урманнарда янгын чыгу куркынычы зур, шуңа күрә учак ягу тыела. Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен дә штрафлар салыначак.

Шулай ук урманнарда  талпаннар активлаша башлавын да истә тотарга кирәк: куркыныч чирләр йоктыру ихтималы да зур.